24 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Васильево егете мотокросс буенча Киров өлкәсе чемпионатында җиңү яулады
Дмитрий Хәмидуллин ярышның барлык алты этабын уза һәм беренче урын яулый.
-
Замирә Рәҗәпова иренә смслар язган туташ турында: «Тәмугтан ким булмаячак, минем белән бәйләнешкә керергә киңәш итмим»
Замирә Рәҗәпова интернетта кызыклы пост урнаштырган. Анда ул ире Макска бер хатынның смс язуын, мөнәсәбәтләр тәкъдим итүен яза.
-
Акъегетлеләр Яшел Үзән мөхтәсибәтенә гошер сәдакасы тапшырды
Гошер — ул закятнең бер төре. Гошер-закятенең төгәл генә нисабы, ягъни күләме булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз санала.
-
Мөселман зиратында каберлекләрне җимерәләр, кабер ташларын ваталар
Гаепләнүчеләр арасында - зират каравылчысы һәм башкарма комитет җитәкчесе.
-
Бер ир-ат 20 елдан соң игезәк сыңарын һәм әтисен тапкан
Тарасовлар гаиләсе ирнең әти-әнисен 20 ел эзләгән, чөнки Александр балалар йортында тәрбияләнгән. Эзләүләр көтелмәгән нәтиҗә биргән.
-
Баланы баллы ризыктан биздерү ысуллары
Иртән печенье белән чәй эчә, төшке ашка шоколад ашый, кичкә кәнфит белән сок. Сезнең дә балагыз баллы тәм-томнарны сөяме? Ә файдалы ризыклардан, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән борын чөерәме?
-
Яшьләр алга юл яра, афәрин!
Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә 2024 елгы «Профессионаллар» – һөнәри осталык буенча региональ чемпионат җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
-
Бер сүз күңелне тынычландырырга мөмкин: эч пошканда нәрсә әйтергә кирәк?
Әтием биргән киңәшне мин бик еш кулланам... Әз генә эчем пошса да, ачуым чыкса да, күңел төшенкелегенә бирелсәм дә… Шул арада күңел тынычлыгы алам!
-
Өегезнең кышкы сезонга әзер булуын ничек тикшерергә?
Әгәр шик туса, кая мөрәҗәгать итәргә? Барлык сорауларга ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин җавап бирә.
-
Руслан Кираметдинов: «Балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә алмыйм…»
- Халык шундый кызык ул. «Балаларыңны кара, янәшәләрендә бул», – дип язалар. Менә шундый кешеләрне мин каршыма утыртып аңлатыр идем: мин балаларым белән бергә яшәмим, аларга тәрбия бирә алмыйм…
-
Яшел Үзән районында репродукторларны планлы тикшерү үткәреләчәк
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
-
Яшел үзәнлеләрне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе кабул итәчәк
1 октябрьдә 10:00 сәгатьтә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина гражданнарны кабул итәчәк.
-
«Иремнең сөяркәсенең баласын уллыкка алдым...» (тормыш язган хикәя)
Рәсимәнең аерылышу турында таныклык алуына төгәл ике ел иде. Һәм шушы вакыт эчендә Ринатның үзе дә, сүзе дә булмады һәм менә көтмәгәндә пәйда булды... Рәсимә ишектә элекке ирен күреп, аптырап калды. Аптырарлык та шул... Ринат юрганга төрелгән баланы күкрәгенә кысып тоткан иде. «Ринат?» – дип гаҗәпләнде Рәсимә кымшанырга да куркып...
-
Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү артачак
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен арттырачаклар.
-
Сөмбелә Абдуллина: «Балаларыбыз бәхете – безнең бәхет икәнне истән чыгармый яшәү кирәк»
Әссәламәгаләйкүм! Сезгә тагын бер темага үземнең фикеремне язып җибәрәсем килә әле. Килен-каенана турында мин ни уйлыйм? Тормышта каенана, киленнәрнең бер-берсен яратмау, бер-берсенең гаебен табу очраклары күп. Газеталарда язып торалар, кешеләрнең тату яшәмәвен дә күрәбез...