Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөселман зиратында каберлекләрне җимерәләр, кабер ташларын ваталар

Гаепләнүчеләр арасында - зират каравылчысы һәм башкарма комитет җитәкчесе.

Әлмәт Мөселман зиратында каберлекләрне җимерәләр, кабер ташларын ваталар.

Бу хакта mash_iptash телеграм каналына ритуал хезмәтләр күрсәтүче Виталий исемле ир-ат сөйләгән. Күптән түгел аның эшчеләренә клиент иске һәйкәлне җимерергә һәм кабер өстеннән яңасын казырга кушкан. Коймаларны казып алып, металл тапшыра торган җиргә илтәләр, кабер ташларын ваталар, икән.

Җирле халык Рәсүл Минһаҗевны, зират каравылчысын, гаепли. Биредә эшли башлаганнан бирле аның ришвәт алуында шикләнәләр, башкарма комитет җитәкчесе Айнур Исхаков исә ир-атны эштән чыгарудан баш тарта. Халык коллектив гариза әзерли, алар фикеренчә, каравылчы һәм комитет җитәкчесе яңа каберләр өчен элеккеге каберлекләр өстендә урын сата. Шушы гамәлләр аркасында 10 гаилә зыян күргән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев