Өлкәннәр ункөнлеген матур традиция буенча Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан «Игелек йорты — Дом заботы»га бару белән тәмамладык.
Күлбаш — Яшел Үзән!
Җирлегебез депутаты Руслан Мөнәвир улы Кәримов ярдәме белән зур казанда тәмле пылау пешереп, матур күлмәкләребезне киеп, юлга кузгалдык. Безне елмаеп, ягымлы сүзләр белән каршы алдылар. Аллага шөкер!
Безнең килүебезне алдан хәбәр итеп, бәйрәмгә чакыргач, милләтләре төрле булса да, йөри алган өлкәннәребез безнең белән очрашу өчен матур залга җыелды.

Алар урыннарына утырып бетү белән, әзерләгән тамашабызны башлап җибәрдек. Матур җыр-биюләр, күңелле уеннар, изге теләкләр белән үрелеп барган бәйрәмебезнең ничек тиз узып киткәнен сизми дә калдык.
Утырып арыган булсалар да, күбесенең хәле булмаса да, безнең яннан китәргә ашыкмадылар. Аларның тәмле сүзләрен ишетү, күз яшьләре аша чагылган ихтирамнарын күрү күңелле дә, моңсу да булды…
Бәйрәмебезнең азагында тәмле сый-хөрмәт тә әзерләнгәнен белгәч, кайберләре хәтта елап җибәрде. Безне кабат килүебезне үтенеп, рәхмәтләргә күмеп озаттылар. Һәркайсыбызга тигезлек, балалар рәхәте теләп калдылар.

Я Раббым!
Бу дөньяда дөрес итеп яшәргә, абынмаска-егылмаска, дөрес юлдан тайпылмаска насыйп ит! Парлы кешеләргә бер-берсенең кадерен белеп яшәргә, балаларга тиешле тәрбия бирергә, аларның туры юлларын табуларына сөенеп, күңелләренә кирәкле мәхәббәтне һәм җылылыкны сала белергә язсын! Үзебездән соң яхшы киләчәк калдырырга, безне искә алып дога кылучы нәсел үстерергә насыйп ит! Барыбызга да кадерләүче, яратучы, хөрмәт итүче якыннарыбыз янәшәсендә яшәргә язсын иде!
Әлеге изге йорттан күңелләребез тулы авыр хис-кичерешләр белән кайттык. Бер мизгелгә генә булса да, аларның йөзләренә елмаю, күңелләренә җылылык өсти алуыбызга сөендек.
Олы кешеләребезгә безнең игътибар, җылы сүз һәм ихлас елмаю гына да никадәр кирәк бит! Кайчакта кеше өчен иң зур бүләк — үзен кирәкле итеп тою, онытылмавын аңлау.
Өлкәннәребезнең йөзләреннән елмаю китмәсен, күңелләре тыныч, гомерләре бәрәкәтле булсын! Аларга булган хөрмәтебезне бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрдаим күрсәтергә язсын!
Олы Карагуҗа авылы җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева
Нет комментариев