Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тернәкләнү өчен организмга ничек ярдәм итәргә?

Авыру вакытында витаминнар һәм минераллар кытлыгы котылгысыз рәвештә формалаша.

Авыру башлангач ук С витаминына бай морслар, җиләкләр, гөлҗимеш кайнатмалары, җиләк-җимеш ләр кулланыгыз. Авыру вакытында һәм авырудан соң, шулай ук, Д, магний һәм омега-3 май кислотасы витамины кабул итү ярдәм итәчәк.

Тынычлыкны сакларга, күбрәк ял итәргә, яхшы йок ларга тырышыгыз. Мөмкин булган саен зарядка ясагыз, саф һавада йөрегез, актив яшәү рәвеше алып барыгыз. Бу иммунитетны ныгытырга гына түгел, стрессны да нейтральләштерергә ярдәм итәчәк.

Ашкайнатуны җайга салырга клетчаткага һәм витаминнарга бай яшел тәмләткечләр, яңа яшелчәләр, ферментирланган продуктлар (тозлы кәбестә, кимчи), пробиотиклар кабул итү, физик активлык ярдәм итәчәк. Әгәр дә 2 айдан чәч коелу туктамый икән, трихологка мөрәҗәгать итегез яки терапевт, эндокринологта тикшерү узыгыз. Тимер, Д витамины дефициты, югары ТТГ (калкансыман бизнең тиреотроп гормоны) кебек халәтләрне ачыклау өчен анализлар бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев