Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сөмбелә Абдуллина: «Балаларыбыз бәхете – безнең бәхет икәнне истән чыгармый яшәү кирәк»

Әссәламәгаләйкүм! Сезгә тагын бер темага үземнең фикеремне язып җибәрәсем килә әле. Килен-кае­нана турында мин ни уйлыйм? Тормышта каенана, киленнәрнең бер-берсен яратмау, бер-берсенең гаебен табу очраклары күп. Газеталарда язып торалар, кешеләрнең тату яшәмәвен дә күрәбез...

15 яшьләремдә булганмындыр, туган авылда таныш авылдаштан ишеткән бер сүз һич онытылмый. Килене, мин йомыш белән кергәндә, каенанасы алдына бер сынык ипи, бер стакан чәй куйды да: «Мә, җен карчыгы, аша», – дип кенә дәште. Мин хәтта куркуымнан ник керүемне дә оныттым. Болай да дуслар белән аралашкач, зират авылга терәлеп тора, аннан җеннәр чыга күрмәсен дип, куркып өйгә йөгерә идек.
Шунда бик аптыраган идем бу киленнең усаллыгына. Ул әби бит киленнән туган оныкларын күз карасыдай саклый, карый, үстерешә иде. Аларның арасын, ничек яшәвен кем белгән? Аннан, авылда бер әбинең җене бар дип әйтәләр иде, шуңа, бу әбинең җене кая икән, ул җен безгә тимәс микән, дип, бу ике йорт яныннан тиз-тиз үтә торган булдым. Тиз үтү генә түгел, элдертә идем. Кичке якта бигрәк тә... Кая ул, аларга көндез дә керү юк!

Әнә шул җен сүзе шунда миңа бик тәэсир итеп, күңелгә кереп калган. Әле бер көнне Алия Исрафилова ничек итеп төнлә мунчада җен белән очрашуларын, котылуларын язганны укыгач, шул балачак хатирәсе яңарды, хәтта шул көнне кичке якта мунчада юынырга туры килгәч, өскә су коеп кына чыгып китәргә туры килде...
Без әти-әни белән генә үстек, чөнки, кызганычка, ике яктагы әби-бабайлар иртә, без туганчы ук үлгәннәр иде. Ул бала вакытта күрше әбиләренең оныкларын яратып, башларыннан сыйпап, үбеп, итәкләреннән төшермәгәннәрен күреп, и кызыга идем инде аларга. Без, югары белемнәре булмаса да, үз-үзләрен тотышлары белән үрнәк, гаугасыз, мәрхәмәтле әти-әни янында үстек.

Минем әти кебек әтиләр хәзер бар микән?! Гел хезмәттә, туган һәм бала җанлы, йомшак күңелле әтиебез сугышларда озак йөргәнгә шундый яхшы кеше булдымы икән? Үлгәнче әйтте: «Әти бик иртә үлгән, әни дә күп яшәмәде, аларга рәхәт күрсәтә алмадым», – дип. Урыннары оҗмахта булсын, без чиксез рәхәттә, кадерле булып үстек. Кайвакытта уйлый идем, әле дә уйлыйм: ник әти-әни бер дә «үзегез яхшы, кешелекле булыгыз, ләкин дөньяның агын-карасын чамалагыз, бу дөньяда төрле кешеләр очрап, авырлыклар күрерсез, бик беркатлы булмагыз» дип, кисәтмәгән.
Сүзем килен-каенана турында иде лә. Шул апаның каенанасына «җен карчыгы» дип әйткән чагында: «Бу әби әйбәт кеше бит, ник килене аны яратмый?» – дип уйлап куйдым.

Аллаһ насыйп иткәч, сизми дә калдык, үзебез дә киленле, кияүле булдык, шөкер!
Без өлкәннәр барысын да яратып каршы алдык, яратып яшибез. Кияүләребез дә мактарлык кына, ләкин сүз башым киленнәр турында булгач, киленебез турында язып үтәм.

Күз тимәсен, Аллаһыма рәхмәт, киленебез – кызыбыз Ләйсән бик уңган, кешелекле безнең. Әтиләре иртә үлгән. Зөлфирә кодагый ике кызын да укыткан, эшкә өйрәткән. Бөтен йорт, балалар-онык­лар ялт иткән. Ире – улым белән матур мөнәсәбәттә, бар эшне бергә эшлиләр. Килсәң, яхшылап кунак итәләр. Эшләшергә кайталар. Экскурсияләргә, сәяхәткә, культура чараларына йөртәләр. Тәмле аш, якты йөз белән каршылап, кунак итәләр.
Ул улымны яратып чык­кан, алар арасына кысылып, өйрәтеп йөргән юк. Исән-имин йөрсеннәр дә, бөтен тормышларын Аллаһ хәерле итсен!
Шулай беркөнне…

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №37 (20 сентябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев