Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Бер сүз күңелне тынычландырырга мөмкин: эч пошканда нәрсә әйтергә кирәк?

Әтием биргән киңәшне мин бик еш кулланам... Әз генә эчем пошса да, ачуым чыкса да, күңел төшенкелегенә бирелсәм дә… Шул арада күңел тынычлыгы алам!

Борчылыр урын юк, мин бит бик бәхетле, мин сау-сәламәт, гаиләм бар, балаларым бар, калганы вак мәсьәлә, бу сынаулар үтеп китәр дип тынычланып калам. Сез дә бу киңәшне кулланып карагыз әле.

Нинди могҗизага ия шушы бер сүз «Әлхәмдүлилләһ».

Аллаһның әйткән сүзе бар бит, сез шөкер итегез, мин арттырып бирермен дип! Күңелләрне дә дәвалый шөкер итү.
Әлхәмдүлилләһ.


 

Альбина Фазлыева блогыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев