ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТНЫҢ ЯҢА СОСТАВЫ БИЛГЕЛӘНДЕ
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы каршында эшләп килә торган Иҗтимагый советның яңа составы билгеләнеп, аны район башлыгы Александр Тыгин раслады. 19 кешедән торган составка ветераннар, мәгариф, медицина һәм башка җәмәгать оешмасы вәкилләре керде.