Сугыш компьютер уены түгел
Бервакыт почтага бара торган юлымда, Шевченко урамындагы гараж диварларындагы язуны күреп туктап калдым.
Теге әшәке сүзләргә күңел рәнҗи иде инде, ә бу язма бөтенләй тетрәндерде. Беләсезме анда: «Вот и нам надо как на Украине» – дип язылган иде. Үз-үземә: «Әй, җаным, сугышны башлыйсы бик җиңел аны, ә туктата алырсыңмы соң?!» – дип кычкырып куйганымны сизми дә калдым. Ә кем әйткән әле аңа җиңдең дип, ә җиңелсә, кемнеңдер колына әйләнсә?! Хәзерге яшь буын язгандыр инде мондый мәгънәсез сүзләрне. Иманым камил, олы кеше мондый сүз әйтмәс. Сугыш бит ул компьютердагы уен түгел, сугыш ул коточкыч: үлем, үтереш, кан, күз яшьләре, ачлык, кайгы-хәсрәт. Боларны яшьләр күрмәгән. Мин сугыштан соң туган бала. Сугыш бетте дә бар да җайланды дип беләсезме? Әле ничәмә-ничә еллар авылларда, үзләре иген игүчеләр ач, ялангач, салкын өйләрдә, ике-өч балага бер пар олтанлы итек белән яшәде. Кайсы алдан өлгерсә, шунысы киеп мәктәпкә йөгерде. Әбием: «Адәм баласы бар нәрсәгә түзә ала, ә ачлыкка – юк», – дип сөйли иде.
Бу язмамны Керчь шәһәрендә булган вәхшилектән соң язарга булдым. Нәрсә бу? Балаларыбызны артык иркәлибезме яки берәрсенең коткысына очрыйлармы, әллә үзебез тәрбиягә аз игътибар итәбезме? Яшьләр, онытмагыз, дөнья ул компьютер уены түгел, анда гына үтерәсең дә, сүндерәсең. Кире кабызганда теге кеше тагын исән, тагын чаба. Адәм баласының тормышы болай да кыска. Аны сугышлар белән, җинаятьләр белән кимсетмәгәч тә.
Син бит Кеше. Сиңа Аллаһ зиһен һәм уйлау сәләте биргән. Уйла, Кеше, уйла! Мондый вәхшилеккә юл куйма! Керчьлеләрнең кайгысын уртаклашам. Аллаһ сакласын!
Луиза Зыятдинова.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев