6 апрель 2021 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә муниципаль район башлыгы Росгвардиянең ведомстводан тыш сакчылык территориаль бүлеге хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды
Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль берәмлек башлыгы Михаил Афанасьев Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренә, граждан хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды һәм районда куркынычсызлыкны тәэмин иткән өчен аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
Татарстанда 9 майга барлык һәйкәлләргә дә ревизия үткәрәчәкләр
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова партиянең яңа инициативасы турында белдерде: «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге республикадагы барлык һәйкәлләргә ревизия ясап, бәя бирәчәк.
-
Осиново укучылары Татарстан Республикасы мәктәп волейбол лигасының зона этабында җиңү яулады һәм финалга юллама алды
Иң яхшы мәктәп командалары Казанда медальләр комплектлары уйнатачак. Иң көчлеләр арасында инде менә ничә тапкыр - физкультура укытучысы Әлфия Мноярова җитәкчелегендә Осиново авылының Карпов исемендәге лицейның яшүсмерләр җыелма командасы бар.
-
Яшел Үзән яшь гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды
1 миллион сумлык субсидияне Талия һәм Булат Гыйззәтуллиннар, шулай ук аларның кечкенә уллары Тимерхан алды.
-
Яшел Үзәндә “полукамушкалар”да ике йорт янды
Беркем дә зыян күрмәде. Башлангыч версия буенча янгынның сәбәбе - ут төртү.
-
«СалаваTIK» YouTube каналында яңа җыр – «Күрсәт әле, үскәнем...»
Балалар арасында киң популярлык алган «СалаваTIK» проекты ике атна саен сишәмбе көнне яңа видео-җыр белән шатландыра. Бүген проектның YouTube каналында “Күрсәт әле, үскәнем...” татар халык уен җыры дөнья күрде.
-
Грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә Яшел Үзән егете көмеш призер булды
Яшел Үзән көрәш мәктәбе шәкерте Минтимер Хәйретдинов 1-4 апрельдә Мәскәүдә узган грек-рим көрәше буенча 24 яшькә кадәрге яшьләр арасында узган Россия беренчелегендә шәп нәтиҗә күрсәтте.
-
Яшел Үзән көрәш мәктәбе укучысы дзюдо буенча дәрәҗәле ачык турнирның көмеш призеры булды
Россиянең атказанган тренеры П.И.Иванников исемендәге Самара өлкәсе турниры Самара, Саратов, Пенза өлкәләре, Татарстан, Башкортостан, Кабардино-Балкария, Марий Эл, Санкт-Петербург спортчыларын җыйды.
-
Яшел үзәнлеләр керемнәр турында салым декларациясен тутыру буенча вебинарда катнаша ала
2021 елның 8 апрелендә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен шәхси эшмәкәрләр тарафыннан физик затлар кеременә салым буенча декларация тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ). Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.
-
Чөгендер үстерүчеләргә кирәкле киңәшләр
Чөгендер, кишердән аермалы буларак, көл ярата. Шуңа күрә, сезонга 1-2 тапкыр түтәлгә көл чибегез. Бу туфракны нейтральләштерә, чөгендер әче җирне яратмый. Хәтта, туфракның әчесен алу өчен, үсемлек тирәсенә известь сибәргә дә ярый.