Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән яшь гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды

1 миллион сумлык субсидияне Талия һәм Булат Гыйззәтуллиннар, шулай ук аларның кечкенә уллары Тимерхан алды.

Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча ирле-хатынлы берничә ел чиратта торганнар. Гаилә торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме алу өчен Сертификат ипотека кредитын түләүгә куллана.

Хәзер Яшел Үзән районында 2022 елда субсидия алуга гаризалар кабул итү башланды. Аларны безнең районның торакка мохтаҗ барлык яшь гаиләләре бирә ала. Программада катнашучыларга торак бәясенең 30-35% ын компенсацияләячәкләр.

Яшь гаиләләр 1 майга кадәр «ЯҮМР торак сәясәте Департаменты»на документлар тапшыра алалар.

Дәүләт ярдәме «Яшел Үзән муниципаль районында Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында исәптә торучы яшь гаиләләргә бирелә. Төп шартларның берсе – гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы, шул ук вакытта субсидия алуга Яшел Үзән районы территориясендә, шул исәптән балаларны да кертеп, даими яшәү урыны буенча теркәлгән гаиләләр генә исәп тота ала. Моннан тыш, ир белән хатынның яисә тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың яше 35 яшьтән артмаска тиеш.

Гаилә составына бәйле рәвештә, субсидия 679 меңнән 2 млн. сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Әлеге акчаларны яңа төзелештәге яки икенчел торактагы фатир сатып алуга тотарга мөмкин. Шулай ук социаль түләүләрне йорт төзү өчен дә кулланырга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев