Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 9 майга барлык һәйкәлләргә дә ревизия үткәрәчәкләр

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова партиянең яңа инициативасы турында белдерде: «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге республикадагы барлык һәйкәлләргә ревизия ясап, бәя бирәчәк.

Әлеге мониторинг нәтиҗәләре буенча, партия муниципалитетлар белән берлектә, аларның торышы турында ачыкланган мәгълүмат нигезендә һәйкәлләрне карау эшен оештыра.

Акциягә старт 1 апрельдә Питрәч районында бирелде - партия активистлары һәм волонтерлар Ленино-Кокушкино авылында Бөек Ватан сугышы һәйкәлен җыештырды, һәйкәлне кардан чистартты.

Татьяна Ларионова, һәйкәлләр турында кайгырту – Татарстан традицияләрен һәм мәдәниятен саклау буенча иң мөһим бурычларның берсе, дип ассызыклады.

"Без бүген барлык һәйкәлләрнең торышын бәяләү буенча рейд үткәрү бурычын куябыз. Кышкы чорда һәрвакыт аерым карау таләп ителә, ә кыштан соң – бүген һәйкәлләр һәм алар янәшәсендәге территориянең нинди хәлдә булуын карарга кирәк. 9 майга һәр һәйкәл - ул лаеклы урын, сугышчыларыбызга рәхмәт белдерү өчен кирәк. Геройлар турындагы хәтеребез чиксез һәм ихтирамлы булырга тиеш", - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев