Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә муниципаль район башлыгы Росгвардиянең ведомстводан тыш сакчылык территориаль бүлеге хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль берәмлек башлыгы Михаил Афанасьев Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренә, граждан хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды һәм районда куркынычсызлыкны тәэмин иткән өчен аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чара хокук саклау гаскәрләренең 210 еллыгына һәм Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте оешуга 5 ел тулуга багышланган иде. Бүләкләү тантанасы РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсенең актлар залында узды. Анда Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы урынбасары полковник Рафил Нәбиуллин, «Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе» ФДКУ башлыгы полковник Роман Гордеев, Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы буенча ОВО начальнигы полковник Гомәр Миңнуллин катнашты.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев тантаналы шартларда Росгвардия вәкилләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында-тоткарлау төркемнәре нарядлары хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән сакчылык пунктының сакчылык-янгын сигнализациясе электромонтерлары һәм бүлекчә граждан хезмәткәрләре бар иде. Сәламләү сүзендә Михаил Афанасьев росгвардиячеләргә көндәлек намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

"Росгвардия алдына безнең шәһәрдә, районда куелган бурычлар бик җаваплы. Чөнки без – республиканың эре сәнәгать предприятиеләре урнашкан саны буенча бишенче шәһәр, аның территориясендә кече һәм урта бизнес оешмалары шактый. Халык катнашында бер генә шәһәр чарасы да диярлек сезнең яклавыздан башка узмый. Бүлекнең шәхси составы гадәттән тыш хәлләр вакытында мобильлеген һәм оперативлыгын күрсәтә, моңа күптән түгел күп катлы торак йортта газ шартлауның кешеләрнең һәлак булуына китергән фаҗигале очрагы да дәлил булып тора. Шулай ук, сез районда яңа короновирус йогышы таралуны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар комплексын тормышка ашыру буенча актив эшләдегез: урамда хезмәт иттегез, стационарда, шифаханәләрдә һәм ярдәм кирәк булган башка күп кенә урыннарда иминлекне тәэмин иттегез. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм сезгә бары тик яхшылыклар гына телим», - дип белдерде район башлыгы.

Бәйрәм датасы белән җыелган хезмәттәшләрен Росгвардиянең төбәк идарәсе җитәкчесе урынбасары полковник Рафил Нәбиуллин котлады.
«Идарә башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров исеменнән гражданнарның һәм төрле объектларның мөлкәтен саклауны тәэмин итү буенча җаваплы эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да уңышлар, нык сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар һәм гаилә иминлеге телим», - дип билгеләп үтте Рафил Нәбиуллин.
РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары муниципаль берәмлек башлыгына ведомство бүлекчәсенә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук, алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Кул астындагыларны җылы котлады һәм аларның иң яхшыларын Татарстанның ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы полковник Роман Гордеев бүләкләде.

"Росгвардия составында булуыбызга 5 ел узды. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте һәм артка карап, нульдән безнең оешманың имиджын булдыру өчен шактый эш эшләнде, дигән нәтиҗәгә киләсең. Бу залда утырган һәр кешенең казанышы. Бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен рәхмәт", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында полковник Роман Гордеев.
Чара барышында бүләкләү тантанасын, шулай ук, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге начальнигы полковник Гомәр Миңуллин үткәрде. Ул тантанада катнашкан кунакларга рәхмәт белдерде.

Белешмә:
5 ел элек, 2016 елның 5 апрелендә, РФ Президентының «Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте мәсьәләләре» дигән 157 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте оештырылды. Аның структурасына эчке гаскәрләрнең хәрби частьләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының кайбер бүлекчәләре – лицензия-рөхсәт эше, АОСН, ОМОН, СОБР һәм ведомстводан тыш сакчылык бүлекчәләре кертелгән.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән районында Росгвардиянең ОВО көчләре белән 530дан артык объект һәм гражданнарның яшәү һәм мөлкәтен саклау 860тан артык урын тәэмин ителә. Көн саен саклана торган объектлардан һәм фатирлардан тревога сигналларына җавап бирү максатыннан тоткарлау төркемнәренең 6 төркеме эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев