Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Узган атнаңа эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән

Шуларның 27се – шәһәрдә, 12се районда булган. 26 җинаять ачылган, 21е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә алдан уйлап зыян китерү, 2 көчләү, 19 урлау, 2 корал табу очрагы, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт булган.

Осиновода яшәүче 24 яшьлек ир 46 яшьлек әтисенең үле гәүдәсен тапкан. Мәетнең 3 көн ятканлыгы һәм баш мие травмасыннан үлгәнлеге ачыкланган. Ир спиртлы эчемлек кулланучы булган.


Королев урамындагы кибеттән 3581 сумлык ирләр чалбары, футболка урланган. Моның буенча 21 яшьлек волжскилы шик астына алынган.


Комсомольская урамындагы кибеттән 16 мең сумнан артык бәядә товар урлану буенча 17 һәм 18 яшьлек яшүсмерләр шик астына алынган.


29 яшьлек яшел үзәнле ялган банк хезмәткәре шалтыратуына ышанып, 540 мең сум акчасын югалткан.


Машина төзүчеләр урамында ташландык кирпеч бинаны тикшергәндә шартлаткыч җайланмалар табып алынган.


Ивановское авылында 72 яшьлек ир яшәгән йортта винтовка, 21 данә патрон табылган.


Төзүчеләр проспектында йорт янында – 28 яшьлек яшел үзәнледән, Тургенев урамында – беркайда да эшләмәүче 35 яшьлек ирдән, Протопоповка авылында 32 яшьлек ирдән наркотик матдә табып алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев