Йөк поезды Татарстанда җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән
Поезд машинисты ашыгыч рәвештә тормозга баса һәм сигнал бирә, әмма бу ярдәм итми.
«Свияжск» станциясе янындагы җәяүлеләр кичүендә йөк поезды ир-атны бәрдерә. Поезд машинисты ашыгыч рәвештә составны тутктатырга тырыша һәм көчле сигнал бирә, әмма бу ярдәм итми. Мәрхүмнең шәхесе билгеләнә.
Әлеге факт буенча тикшерү бара. Фаҗгига урынына Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Казан ЛУ тикшерү-оператив төркеме, шулай ук Россия Тикшерү комитетының Үзәк идарәсе тикшерүчесе һәм Татар транспорт прокуроры вазыйфаларын башкаручы килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев