Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә биш катлы йортта чыккан янгында ир-ат һәлак була

Яшел Үзәндә фатирдагы янгын нәтиҗәсендә ир-ат һәлак була. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын турында хәбәр көндез ашыгыч хезмәтләргә килеп ирешә. Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр биш катлы күпфатирлы йортның дүртенче катында җиһаз януын ачыклаган. Алар янган фатирдан тормыш билгеләре булмаган ирне алып чыгып, медикларга тапшыра.

Янгынның мәйданы 2 кв. метр тәшкил итә. Табиблар 1968 елда туган ир-атның үлемен билгеләп үтә.

Янгынның сәбәбе — сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев