Янгында 48 яшьлек Яшел Үзән кешесе һәлак булды
Вишневая урамындагы 29нчы йорт тәрәзәсеннән төтенне узып баручылар күреп ала. Шунда ук 01 хезмәтенә шалтыраттылар.
Янгын сүндерүчеләрне беркем дә каршы алмый. Металл капка эчтән ябык булганга, аны кисеп керергә туры килә. Аннары торак йортка керү ишеген дә ачып керәләр. Йорт эче төтен белән тулган була. Бүлмәдәге диванда янгын сүндерүчеләр гәүдәсе нык янган йорт хуҗасына тап булалар. Чынлыкта йортта бары тик иске әйберләр, диван, кәнәфи генә янып беткән. Әмма бу ир-атка тончыгып үлү өчен җитә кала.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, әлеге фаҗиганең сәбәбе - тәмәке тартканда һәлак булучының ут белән саксыз эш итүе. Һәлакәтнең нечкәлекләрен тикшерү органнары белгечләренә билгеләргә кирәк булачак. Ел башыннан бирле бу - янгыннарда һәлак булган дүртенче кеше. Статистика күрсәткәнчә, бәйрәм һәм ял көннәрендә янгыннар саны шактый арта. Халык уяулыкны һәм вәзгыятьне контрольдә тотуны югалта.
Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны шәһәр һәм район халкын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев