Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Унбер айда унбер фаҗига

Менә балаларның кышкы ял вакыты да җитә.

Бу чорда төрле күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен автомобильчеләргә дә, шулай ук балаларга һәм әти-әниләргә бик игътибарлы булырга кирәк.

Юл-транспорт һәлакәтендә 1 баланың гомере өзелгән һәм 9ы җәрәхәтләнгән

26 декабрьдән Яшел Үзәндә юл-транспорт фаҗигаләрен профилактикалауга юнәлтелгән «Кышкы каникуллар» чарасы башланып, ул киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.


Алдан ук кисәтү кирәклегенә статистикага күз салу да җитә. Агымдагы елның 11 аенда республикада
379 юл-транспорт һәлакәте теркәл­гән, аларда 11 баланың гомере өзелгән һәм 400е җәрәхәтләнгән.

Яшел Үзән муниципаль районында 11 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала үлгән, 9ы имгәнгән. 11 ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 6 пассажир бала үлгән.
 

«Балалар күп йөри торган урыннарда юл хәрәкәтендә катна­шучыларның әлеге категориясе белән вәзгыять кискенләшү сәбәпле, балаларны транспорт чараларында йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау чаралары узачак», – дип сөйли Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.


Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр дә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Алар тарафыннан юл кичү кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның «Ата-аналар пат­руле» һәм «Әтиләр патруле» инициатив төркемнәре, «Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәкләр.


Мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Көннәр тиз караңгыланушартларында, шулай ук һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев