Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Төнлә Яшел Үзәндә машиналарга ут төрткәннәр, берьюлы биш авто янган

Төнге сәгать икедә 101 янгын сүндерү номерына , Яшел Үзәндә Королев урамындагы 19нчы йорт янында берничә машина януы турында хәбәр килә.

Биш минуттан соң инде 53нче номерлы ПСЧ хезмәткәрләре урында була. Янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы ала. Алар янган машиналар эчендә кешеләрнең булмавын әйтә.

Дүрт машина дөрләп яна, күрше автоларга ут күчү куркынычы яный. Бишенче яндырылган автомобиль башкалардан 35 метр ераклыкта булган.

01:14 сәгатьтә - янгынны тулысынча бетерү турында хәбәр ителә.
Нәтиҗәдә ут «ГАЗель», Nissan Note җиңел машинасын һәм Renault Kaptur кроссоверын тулысынча юкка чыгара. 7нче модельле "Жигули"ның сул канаты, бамперы һәм фарасы янган. Тагын бер Renault Duster кроссоверының сул ягы 2 кв. метр мәйданда тулысынча янып беткән.

Янгынның беренчел сәбәбе - ут төртү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев