Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Түләнмәгән штраф күләме икеләтә арта

Әгәр дә инде ул вакытында түләнми икән, аның суммасының ике тапкыр, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә артуына яки унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга китерә, шулай ук илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр кебек җәза төре кулланылырга мөмкин.

2022 елның февралендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен 29 административ материал төзелгән. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәләре буенча судлар 19 карар чыгарган. Штрафлардан качып йөрүче автомобиль йөртүче транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләнергә мөмкин.
РФ КоАПның 17.17нче маддәсенә ярашлы рәвештә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан файдалануны вакытлыча чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм итүгә китерә.
Суд приставлары штраф түләүдән качып йөрүчеләрнең транспорт чарасын кулга алырга һәм аны бурычны каплау өчен сату кебек җәзаны да кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев