«Лада Гранта» автомобиле агачка бәрелгән
17 – 23 ноябрьдә 132 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән 1 юл-транспорт фаҗигасе булган. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының 115нче чакрымында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 29 яшьлек ир, юл шартларын исәпкә алмыйча, машинасы белән юл кырыена төшеп китеп, агачка бәрелгән. Йөртүчене күп санлы сынулар һәм бәрелүләр белән Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр. Арткы утыргычта утырган пассажиры – 38 яшьлек ирнең умыртка сөягенә зыян килгән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны хастаханәдән чыгарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев