Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә балалар зыян күргән

Столбище – Атабай автомобиль юлының 15нче чакрымында салонында өч бала булган «Форд Куга» автомобиле кюветка төшеп, әйләнеп капланган һәм кыр буйлап 90 метр чамасы тәгәрәп барган.

Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, машинада 4, 7 һәм 9 яшьлек балалар булган. Аларның берсе дә иминлек каешы белән эләктерелмәгән, ә автомобильдә балалар өчен бер генә кресло да булмаган.

Пассажирларның иң кечкенәсе – ноябрьдә биш яше тулачак малай – алгы пассажир утыргычында барган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ул салоннан чыгып очкан.

Нәтиҗәдә машина йөртүчене һәм ике баланы хастаханәгә озатканнар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев