Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзәннең Ленин урамында 86 яшьлек ирне бәрдергәннәр

24 - 30 мартта 164 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Шуларның 36сында матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән 4 очрак теркәлгән. 1 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Ленин урамында «ВАЗ-21703» автомобилен йөртүче 68 яшьлек хатын-кыз, юлдан чыгып барган 86 яшьлек ирне бәрдергән. Баш мие селкенгән, аягы сынган зыян күрүчене район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Волжская урамында «Черри Тигго-4» автомобилен йөртүче 40 яшьлек хатын-кыз , кагыйдә бозып, 40 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Кавасаки Вулкан-1500» мотоциклына өстенлек бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә имгәнүләр алган мотоциклчыны хастаханәгә алып киткәннәр.

Васильевоның Залесная урамында 14 яшьлек яшүсмер, идарә итүне югалтып, мотоциклы белән капланган. Аягы сынган мотоциклчыны республика клиник хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев