Яшел Үзәндә тугыз яшьлек самокат йөртүче малайны машина бәрдергән
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә тугыз яшьлек самокат йөртүче малайны машина бәрдергән

14 – 20 июльдә 131 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

22сендә матди зыян китерелгән. 2 юл-транспорт фаҗигасендә 2 кеше зыян күргән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Яшел Үзән шәһәренең Энгельс урамындагы 3нче йорт янында «Киа-Рио» автомобилен йөртүче 51 яшьлек хатын-кыз тугыз яшьлек самокат йөртүче малайны бәрдергән. Аягы сынган баланы Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Мәскәү-Уфа юлының 799нчы чакрымында «Рено Логан» автомобилен йөртүче 25 яшьлек егет идарә итүне югалтып, машинасын баганага бәрдергән һәм юл кырыена төшеп китеп капланган. Нәтиҗәдә, йөртүченең ияк сөяге, кабыргалары сынган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»


Нет комментариев