Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды

Киңәшмә барышында Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Идиятуллин агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларындагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

"Ел башы статистикасы борчулы динамиканы күрсәтә. Ике ай эчендә шәһәр һәм район территориясендә 8 юл-транспорт һәлакәте булды. Аварияләр нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булды һәм 7 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды".

Үткән елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ЮТҺ саны 3 очракка (+60%), һәлак булучылар саны 4 кешегә (+100%), җәрәхәтләнүчеләр саны 2 кешегә (+40,5%) арткан.

Утырышта транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итү проблемасына аерым игътибар бирелде. Елның беренче ике аенда гына ЮХИДИ хезмәткәрләре 41 исерек йөртүчене тоткарлаган.

Әгәр дә сез аек булмаган машина йөртүчене күрсәгез, бу хакта 8(84371) 4-47-04 телефоны буенча дежур частька хәбәр итегез яки @GibddZelbot аноним боты аша ЮХИДИ хезмәткәрләренә языгыз.

ЯҮМР матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев