Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

«ФАВ» автомобиле 50 яшьлек җәяүлене бәрдергән

Узган атнада 132 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. Кеше һәлак булган бер очрак теркәлгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

М-7 юлының 743нче чакрымында, прицеплы «ФАВ» автомобилен йөртүче тиешле тизлек сайламавы нәтиҗәсендә, тәүлекнең караңгы вакытында, юлдан каршы юнәлештә килгән 50 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Аның киемендә яктыртыкч элементлар булмаган. Нәтиҗәдә, җәяүле шул урында ук алган җәрәхәтләреннән, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте килеп җиткәнче, җан тәслим кылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев