Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әбине 50 мең сумга алдаганнар

Ялганчылар яшел үзәнлеләрне кәкре каенга терәтүләрен дәвам итә. Яше дә алдана, карты да. Чикләр юк бу мәсьәләдә.

Ә мошенникларга барыбер, акча гына булсын.

Яшел Үзәндә яшәүче 83 яшьлек әбигә көндезге уннар тирәсендә өй телефонына шалтыраталар. Аңа билгесез зат оныгы турында ялган хәбәр сөйләп үзенә карата. Оныгы өчен җан атып торган әбигә шул җитә кала. Шалтыратучы кушуынча, ул өендә сакланган бар акчасын – 50 мең сумын төреп, «Яндекс такси» йөртүченең кулына үзе чыгарып тоттыра.

Таксист – 29 яшьлек Казанда яшәүче пакетны Казанга Батыршин урамына билгесез затка алып барып тапшыра. Әлбәттә, таксист эшнең нәрсәдә икәнлеген белмәгәндер дә. Һәм шуның белән шул. Әби ялганчы тозагына эләгүен соңрак кына ачыклый. Бу мәгълүмат эчке эшләр бүлегенә дә хәбәр ителә. Тик менә хәзер әбине алдаган билгесез кешене ничек эзләп табарга? Монысы – мәсьәлә.

Акчаңны өеңдә саклыйсыңмы, банктамы, кырык алдарларга ул чик түгел. Барыбер акчасыз калдырырлар. Белмәгән-күрмәгәннәргә ышанып харап булабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев