Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Башкаларны куркыныч астына куймагыз

Сак бул, юлда исерек!

Автомобиль руле артына исерткеч эчемлек кулланып утыру – җинаятькә тиң. Чөнки салмыш йөртүчедән ни көтәсен беркем дә белми. Ә менә автоинспекторлар яхшы белә.
Андыйларны алар даими тикшереп тора һәм рейд барышында тотылучыларга беркетмәләр төзи, транспорт чараларын махсус тукталышка куя. Боларның барысы да инс­пекторларга да, автомобильчеләрнең үзләренә дә артык мәшәкать тудыра. Әмма күбесе шешәгә тотынганчы моның нәрсә белән бетәсе турында уйланып тормый шул.


Соңгы планлы тикшерүләрнең берсендә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Д.А.Зәйнуллин йөртүендәге машинаны шикләнеп туктата. Аның исерек булуы күренеп һәм сизелеп торса да, тоткарланучы гаебен танырга теләми һәм медицина тикшеренүеннән баш тарта.

Әмма баш тарту җәзадан коткармый. Аңа беркетмә төзиләр һәм эшен судка җибәрәләр. Хәзер бу кешегә 1 ел 7 ай дәвамында машинага утыру тыелган, чөнки хокукыннан мәхрүм ителгән. 30 мең сум штраф та түләргә кирәк булачак.

Машина йөртүче Е.А.Алексеев та шундый сәбәп белән тоткарлана. Ул 1 ел 6 айга хокукыннан мәхрүм һәм шулай ук саллы штраф салынган. Юлга алкоголь эчеп чыкмагыз, үзегезне генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куймагыз!

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев