Агымдагы елның дүрт аенда 104 бала җәрәхәтләнгән
Агымдагы елның дүрт аенда балалар катнашында чыккан 95 юл һәлакәтендә 104 бала җәрәхәтләнгән. Елның иң матур фасылы – җәй җитте, димәк балаларның да озын каникулы башлана. Шуңа күрә аларның ялын дөрес оештыру, шөгыльләндерү бик мөһим. Чөнки, уенга бирелеп, юл фаҗигасенә эләгүчеләр нәкъ менә шушы вакытка туры килә.
2025 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 95 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, шуларда 2 бала һәлак булган, 104е – җәрәхәтләнгән. Әгәр дә бу саннарны узган ел белән чагыштырып карасак, фаҗигаләр һәм һәлак булучылар кимесә дә, җәрәхәтләнүчеләр арткан.
Ә инде пассажир балалар катнашында 40 юл-транспорт фаҗигасе булып, 2 баланың гомере өзелгән, 44е җәрәхәтләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, быел өч юнәлештә дә арту бар. Димәк, пассажир балаларга карата игътибар кимегән.
Җәяүле балалар белән 48 юл һәлакәте чыккан, аларда 52се тән җәрәхәтләренә дучар ителгән.
Автоинспекторлар механик транспорт чараларын йөртүче балалар катнашындагы очракларның артуына нык борчу белдерә.
Каникуллар – укудан ял итеп, дуслар белән туйганчы уйнарга мөмкин булган искиткеч чор. Ә ул күңелле һәм кайгысыз булсын өчен, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Иң мөһиме – игътибарлылык һәм саклык. Фаҗигаләргә эләкмәс өчен, җәяүлеләр кичүләреннән ашыкмыйча, игътибарны кәрәзле телефоннан сөйләшүгә, музыка тыңлауга, дуслар белән аралашуга юнәлтмичә генә чыгарга кирәк.
Юлларда көн саен диярлек була торган күп кенә һәлакәтләрнең сәбәбе – җәяүлеләрнең дә, машина йөртүчеләрнең дә игътибарсызлыгы. Шуңа күрә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп таләпләре турында онытырга ярамый. Әйтик, юл хәрәкәте көйләнгән урыннарда светофор сигналларына таянырга кирәк.
Өлкәннәргә балаларны автомобильләрдә йөрткәндә бөтен таләпләрне үтәүләре шулай ук бик мөһим.
7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге велосипедчылар тротуарлар, велоҗәяүлеләр юллары буйлап, шулай ук җәяүлеләр зонасы чикләрендә генә хәрәкәт итәргә, әлбәттә, балалар янәшәсендә өлкәннәр булырга тиеш.
16 яшькә кадәрге балаларга мопед (скутер) белән идарә итү тыела, ә бу яшькә җиткәч – «М» категорияле машина йөртү таныклыгы булырга тиеш. Мотоцикл белән «А, А1» категорияле йөртү таныклыгы булган килеш, 18 яшькә җиткәч кенә идарә итәргә рөхсәт ителә.
Каникул чорында балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, район һәм шәһәрдә «Игътибар – балалар!» чаралары уздырылачак. Аның кысасында «Бала – төп пассажир» һәм башка бик күп профилактик акцияләр үткәрү күздә тотыла. Аларның барысында да төп игътибар балаларның юлларда үз-үзен тотышына, аларны автомобильләрдә куркынычсыз йөртүгә, велосипед, скутер кебекләр белән идарә итүчеләргә юнәлтеләчәк.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев