Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

"Чак йөри": җанатарлар Примадоннаның хәле өчен борчыла

Күптән түгел Алла Пугачева "Ты не поверишь" шоу-тамашасына эләкте.

Эфирда сөйләгәнчә, Максим Галкин хатыны белән бергә балаларының туган көнен бәйрәм иткән. 18 сентябрьдә Лиза һәм Гарри Галкиннарга 7 яшь тулды. НТВда игезәкләрнең бәйрәм көнендә иртән Алла Борисовнаны котлауларын һәм аңа чәчәкләр тапшыруын күрсәттеләр. Җырчы бик канәгать калды.

Мәктәптән кайткач, балаларга кыйммәтле бүләкләр - заманча гаджетлар һәм уенчыклар тапшырдылар.

"Сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз, бу нинди могҗиза. Кичә генә әле сез кечкенә сабыйлар булып туган идегез" - дип исенә төшерде Примадонна күңеленә якын мизгелләрне. Программа тамашачылары Пугачевага теләктәшлек белдерде. Күпләр билгеләп үткәнчә, ул бик начар күренә. Кайберәүләр Алла Борисовна балалары балигъ булганчы яшәмәячәк, дип куркуын белдерде, ди - РИА ФАН.

"Пугачевага яшәргә һәм яшәргә, балаларның ничек үсүен күрергә иде, ләкин ул инде чак кына йөри, кызганыч" - дип язган комментаторларның берсе. Искәртеп узабыз, быел Лиза белән Гарри беренче сыйныфка керде. Ике бала элиталы шәхси мәктәптә - Беренче Мәскәү гимназиясендә укый. Моның өчен ата-аналар аена 160 мең сум түли. Пугачева белән Галкин еш кына үз варислары белән видеолар һәм фотосурәтләр урнаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев