Бәширә Насыйрова: «Җырлавыма ирем риза булмады, күз яшьләре дә, барысы да булды»
«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта халыкның яраткан җырчысы Бәширә Насыйрова иҗат юлындагы күңелсез хатирәләре белән уртаклашты.
Аның җырчы булып китүен икенче ире тиз генә кабул итә алмаган. Ярдәм итмәгән, гастрольләргә чыгып киткәндә тавыш чыгара торган булган. Чираттагы тавыштан соң җырчы ике төрле туфли киеп чыгып киткәнен автобустан төшкәч кенә күреп алган.
«Мине Атлас (икенче ире) машинада йөртмәде, мин аны борчымый идем дә. Иртәнге дүрттә зур сумкамны күтәреп, кышкы бураннан соңгы карны ерып, юл чатына чыгып китә, Бөгелмәдән килүче транзит автобусны көтә идем. Әле ул вакытта яктырмаган да, кеше дә юк. Автобуслар да сирәк йөри, салкын, искеләр. Юлда бер генә кеше булса, туктамыйлар. Шунда 40-50 минут басып тора идем.
Атлас бик яхшы, намуслы кеше. Ренат Вәлиев дәрәҗәсендә гармунда оста уйнады. Сәнгатьне бик ярата иде. Әмма, кинәт кенә мин артист булырга маташа башлагач, аңа шок булды. Риза булмады, ачуланды, каршы килде. Күз яшьләре дә, барысы да булды. Әмма мин халыкның ничек кабул иткәнен күрдем дә, ничек итә бу авырлыкларны җиңеп чыгарга булдым.
Гастрольләрдән кайтканда ике-өч сумкам белән, юл чатында автобустан төшеп кала идем. Аларның барысын да күтәрә алмыйм, өстерәп барам. Шулай итеп, бер сумка тишелеп бетте.
Гастрольләрдән кайтып керәсең, өйдә тавыш чыга. Шулкадәр нык елый идем. Берсендә гастрольгә җыенам. Бер күлмәк һәм биек үкчәле туфли салдым. Өйдәге тавышка борчылып, ике төрле туфли киеп чыгып киткәнмен. Туфлиләрне салып ташладым, ташлыйсы булмаган, икенче парлары өйдә бит инде.
Тавышланып чыгып киткәч, күңел тыныч түгел бит. Концертлар арасында бер буш көн бар иде, өйгә кайтып килергә булдым. Утыз градуслы эсседә 10-15 сантиметрлы үкчәле туфлиемне киеп, ничә машинага күчеп утырып кайтып җиттем. Өйгә кердем дә утырып еладым. Атласка: «Мин башка булдыра алмыйм, сәламәтлегем дә чамалы», — дидем. Шуннан соң Атлас бик озак уйланып утырды да: «Юк, Бәширә, болай булмый. Башлагансың икән, ташлама. Мин булдыра алганча ярдәм итәчәкмен», - диде һәм ахыргача үз сүзендә торды. Аннары мин гастрольләргә тыныч күңел белән йөри башладым», — дип елый-елый сөйләде ул.
«Интертат.ру»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев