Зөя култыгында балык үрчетәчәкләр
Яшәеш

Зөя култыгында балык үрчетәчәкләр

Татарстан хакимияте Иделнең Зөя култыгында балык үрчетүгә 10 млн. сум акча бүләчәк.

Зөя тамагына 420 мең чөгә (стерлядь) һәм 48,6 мең сазан маймычларын җибәрәчәкләр. Әлеге эшләр 10 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Тендр буенча заказ бирүче «Главтатдортранс» идарәсе.
Култыкны балыкка баету, Зөя причалына су аша керү юлын ясаганда балык ресурсларына китерелгән зыян­ны компенсацияләү кысаларында башкарыла.

 


Нет комментариев