Зөлфия Шакирова: «Без сине элек яратмый идек», – диләр»
Елан елында туганнар 2025 елдан нәрсә өмет итә? 2025 ел – яшел агач Елан елы. Елан дигәч, күңелләргә шик керсә дә, киләсе ел хуҗасыннан куркырга кирәк түгел. Аңа бик күркәм сыйфатлар гына хас, ди. Елан елында туучылардан да шүрлисе түгел. Аларга тирән акыл, зирәклек хас. Хәйләкәрлек һәм серлелек тә юк түгел.
Хәер, үзләре турында үзләре сөйләсеннәр әле. Зөлфия ШАКИРОВА, Татарстанның халык артисты (1965 елгы):
– Хатын-кыз ул – гомумән, серле зат. Аны бернинди ир-ат та тулысынча ачып бетерә алмыйдыр. Бар нәрсәне кешегә ачып салуның кирәге дә юк. Җәвит абыегыз белән 37 елдан артык бергә яшәсәк тә, хәтта ул да белеп бетермәгән якларым бар минем. Кайбер кешеләр миңа: «Без сине элек яратмый идек. Якыннан синең белән аралаша башлагач кына, сиңа шундый гашыйк булдык, синнән аерыласы да килми хәтта», – ди хәзер.
Зирәклек дигәннән, элек әти-әниемә гаилә дуслары киңәш сорап килә иде. Бүген безгә дә киңәш сорап килүчеләр байтак. Җәвит абыегыз: «Әгәр дә хатын-кыз зирәк булмаса, дөнья бармый», – дип әйткәли. Гаиләбездә икәү бергә бөтен нәрсәне уртага салып киңәшләшкәч кенә, төгәл җавапка киләбез.
Елан елында тудым. Йолдызлыгым – Игезәкләр. Ә андый кешеләрдә интуиция көчле була, диләр. Үзем дә бер күрүдә үк кешенең нинди икәнен аңлап алам. Һәрвакытта бөтен нәрсәне алга карап эш итәм.
Казанга күченеп килүебезне искә алам. Мин әле бу вакытта студент кыз бала. Җәвит абыегыз миңа шалтырата:
– Мине Казанга эшкә чакыралар. Нишлим? – ди.
– Ике куллап риза булырга кирәк, әлбәттә! Ул бит китаплардан гына укып белгән Тукайлар, Җәлилләр, Сөембикәләр Казаны, – дим.
Иң истә калган Яңа ел сигезенче сыйныфта укыганда булды. Авыл клубында Чыршы бәйрәмендә матур итеп Кар кызы булып киенгән идем. Ә 1 гыйнварда районга атларны бизәп, ярышка барырга кирәк иде. Таң тугач, Кыш бабай белән җырлап, атлар җигеп, кошовкага (чана) утырып юлга чыктык. Ул елны кар яумады. Бөтен дөнья кызыл балчык иде. Шуңа тауга да менә алмадык. Кошовка әйләнеп төште, ап-ак киемнәребез кызыл балчыкка батты. Өйгә кире кайтып киттек инде (көлә). Шушы мизгелне гомердә дә онытмам!
Форсаттан файдаланып, барлык милләттәшләребезне Яңа ел белән тәбриклисем килә. Елан елы илебезгә тынычлык, шатлык-куаныч, бәхет алып килсен. Барлык гаиләләр дә дус-тату яшәсеннәр иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев