Зеленодольск үзәк район хастаханәсендә, мөселманнар өчен намаз бүлмәсе барлыкка килгән
Савыгу юлында дога белән
Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең терапия корпусында мөселманнарның намаз бүлмәсе инде күптән җиһазландырылган. Ул кардиологиядә дүртенче катта урнашкан, намаз уку өчен бирегә алты катлы бинаның барлык бүлекчәләреннән дә дин тотучылар килә.
Дога кылу, намаз уку вакытын пациентлар үзләре бүлә, шуңа күрә кечкенә бүлмә барлык теләүчеләрне сыйдыра.
- Дога кылганда, намаз укыганда, хастаханәдә булуыбызга карамастан, күңелләр яхшыра, рәхәт булып китә. Мондый бүлмәне бүлеп биргән табибларга, ә санитарларга монда чисталык тотканнары өчен рәхмәт, - ди стационар дәваланудагылар.
Дин тотучылар өчен бу почмакның барлыкка килү тарихы якынча 15 ел элек башланган. Шул вакытта кардиологиянең еш пациенты Гомәр Бикмуллин хастаханәнең баш табибына мөрәҗәгать итә һәм аерым бүлмәдә намаз бүлмәсен җиһазландыра. Палас сатып ала, дини китаплар кую өчен киштәләр алып килеп элә.
Гомәр абый турындагы хикәят бүлектә телдән телгә тапшырыла. Хастаханәдә сәламәтлек хакында дога яңгыраганда, аның игелекле эше онытылмас.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев