Законсыз балык тотуга кагылышлы «кайнар линия» ачылды
Яшел Үзәндә законсыз балык тоту һәм сатуга кагылышлы сорауларга җавап бирү буенча «кайнар линия» эшли башлады.
Балык тоту сезоны ачылды, тәртипле балыкчылар белән бергә браконьерлар да ятьмәләрен алды. Әгәр дә сез законсыз төстә балык тоту һәм сату очрагына тап буласыз икән, браконьерлык факты турында 4-30-00 телефонына хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев