Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Җырлы күңел" имтихан тотты

Авыл китапханәсе каршында эшләп килүче өлкәннәрдән торган "Җырлы күңел" түгәрәгенә 10 ел булды.

Әлеге түгәрәкне оештыруның максаты, өлкән яшендә булган китап укучыларның яшәү рәвешен файдалы итү, бер-берләре белән аралашу мөмкинчелеге булдыру, аеруча ялгыз яшәүчеләрне күздә тотып оештырылган иде. Әлбәттә, ун ел эчендә үзгәрешләр булмыйча тормый, кемдер килә, кемнәрдер мәңгелеккә китеп бара, ә түгәрәк үз эшен ташламый. "Җырлы күңел"нең яңарып, җанланып китүе лаеклы ялга чыккач, яшь чагында мәдәният йортында баянчы булып эшләгән, Хәдис Габидуллин тарафыннан булды. Китапханәдә күп кенә чаралар уздыргач, гел музыка уен коралы кирәклеккә басым ясый башлады. Сайлаучылары белән очрашуга үзенең ярдәмчесе Лилия Хәлилова килгәч тә, авылыбызның "АК калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина әлеге гозерен, Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» директоры Ренат Искәндәр улы Мистаховка җиткергән иде . Яңа ел алдыннан гына Кыш бабай бүләге буларак әлеге чит илдә эшләнгән музыка аппаратын бүләк иткән иде депутатыбыз, хәзер музыка булды, концертыгызга чакырырсыз, диеп саубуллашкан иде шул чак. Тәки сүзендә торды бит, озак көттерми, хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан , чын ир-егетләрчә, чәчәкләр күтәреп килеп җитте Ренат Мистахов, үзе генә түгел район ветераннар советы рәисе Тәлгат Гыйзәтуллинны да алып килгән иде. Депутат үзе киләм , дигәч, санаулы көннәр эчендә бик нык эзерлек башланды, ансамбль белән җырлау өчен матур күлмәкләр , биюләр өчен дә сәхнә киемнәре , калфаклар тегелде. Репетицияләргә бик теләп йөрделәр, ветераннар советы җитәкчесе Роза Ягудина белән китапханә мөдире Алсу Садикова, музыкант Хәдис Габидуллиннарның тырышлыгы нәтиҗәсендә бик матур, зәвыклы, мәдәниятле концерт оештырдылар "Җырлы күңел" леләр. Моның шулай икәнен раслап:" Рәхәтләнеп ял иттем, икенче юлы да, чакырырга онытмагыз", диде. Ошатмаслык та түгел, моңлы җырлар, талгын биюләр, әниләребезгә, туган авылыбызга багышлап сөйләнгән шигырьләр кемнең генә күңеленә хуш килмәсен, соң? Тагын бер куанычлы, бик тә кирәкле бүләк тапшырды депутатыбыз , ул "Җырлы күңел" вокаль ансамбленә һәм "Ак чәчәкләр" бию төркеме өчен сәхнә костюмнары тегү өчен бирелгән спонсорлык ярдәме булган сертификат! Юбилей елы булгач авыл җирлеге башлыгы Ренат Баһаутдинов та түгәрәккә йөреп, бер генә чарада да катнашмыйча калмаган ветераннарыбызга, катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Афәрин сезгә "Җырлы күңел"леләр, имтиханны уңышлы тапшырдыгыз, алда әле тагын уңышларыгыз күп булсын!

P.S Бик матур фотолары өчен авылдашыбыз Нурия ГАйнуллинага зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев