Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Наилә Әүхәдиеваның ире һәлак булган

Уфада яшәүче яшь җырчы Наилә Әүхәдиева гаиләсе бик зур югалту кичерә. Аның тормыш иптәше, «Эр-Тревел» туристик оешмасы җитәкчесе Рөстәм Минияров юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булган. Бу хакта Наиләнең иҗатташ дуслары – җырчы Марат Шәйбәков һәм юмор остасы Рөстәм Хәсәнов социаль челтәрләрдә язды.

Мәрхүм дусты турында күбрәк сөйләвен үтенеп, Рөстәм Хәсәнов белән элемтәгә кердек.

Аның сүзләренчә, җырчы Наилә Әүхәдиева белән Рөстәм Минияров узган ел гөрләтеп туйлар уздырганнар. Җәй көне генә яшь парның кызлары дөньяга аваз салган. Кечкенә Сөембикәгә нибары 2 ай гына әле.

Уфада фатир алып, анда ремонтлар ясап, матур итеп тормыш башлап килгән мәлләрендә яшь гаиләнең ишеген кайгы җиле шакый. Наиләнең туган ягы Тәтешлегә кайткач, гаилә башлыгын машина бәрдереп китә. Баш миенә җитди зыян килгән Рөстәм, 1 атна район хастаханәсендә комада ятканнан соң, хатынын һәм нәни кызын калдырып, мәңгелеккә арабыздан китеп бара.

Рөстәмне 11 сентябрь көнне туган яклары – Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит авылына, әтисе янәшәсенә җирләгәннәр.

«Рөстәмгә нибары 35 яшь иде. Соңгы юлга озатыр алдыннан, төнлә барып, янәшәсендә догалар укып утырдык. Дустыбыз белән хушлашып кайттык.

Тап-таза, әзмәвердәй егет. Баш миенә зыян килеп, комадан чыга алмады, кызганыч… Санавиация белән башка хастаханәләргә күчерү юлларын да белешкәннәр иде, ләкин табиблар аны берничек тә урыныннан кузгалтырга ярамавын әйттеләр. Район хастаханәсендә вафат булды. 

Рөстәм төрле юнәлешләргә автобуста экскурсион турлар оештыру белән шөгыльләнде. Бик ачык, киң күңелле, эчкерсез егет булды. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшергә була иде.

Иҗатташ дустыбыз Наиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Кечкенә кызы хакына Аллаһы Тәгалә аңа сабырлыклар бирсен», – диде Рөстәм.

Җырчы Наилә Әүхәдиева элек Марат Шәйбәков, Илнар Гыйльманшин төркемнәрендә эшләгән иде. «Казан егетләре»төркеме белән дә хезмәттәшлек итеп алды. Аның «Баланнар», «Яшик яратып», «Бер генә күреп калдым» кебек популяр җырлары бар.

Чыганак: intertat.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев