Ятимнәргә тиешенчә түләнмәгән
Прокурор күзәтчелегенә бу юлы Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эләккән.
Агымдагы елның 24 гыйнварында прокуратурага килгән мөрәҗәгатькә ярашлы рәвештә әлеге бүлекнең эшчәнлеге тикшерелгән.
Прокурор ярдәмчесе Артур Киселев аңлатуынча, опекага алган гаиләдә балага тиешле түләүләрдә закон бозу очраклары күзәтелгән. Шулай ук опека һәм попечительлек бүлегенең ятим балаларга беркетелгән торак биналар өчен торак-коммуналь түләүләрдә бурычны киметү буенча эшнең нәтиҗәсез алып баруы сәбәпле, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән алынган балаларның хокуклары бозылган.
Әлеге очраклар буенча район башкарма комитет җитәкчесенә прокурор күрсәтмәсе чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев