Яшел Үзәннән Данил Буранов «Голос-6» тамашасы ярымфиналына узды
Яшәеш

Яшел Үзәннән Данил Буранов «Голос-6» тамашасы ярымфиналына узды

Данил чирекфиналда Валерий Меладзеның «Лимбо» җырын башкарды.

Яшел Үзәннән Данил Буранов Беренче каналда «Голос-6» тамашасы ярымфиналына узды.

Данил чирекфиналда Валерий Меладзеның «Лимбо» җырын башкарды. “Бу мин барып җитәргә теләгән этап. Туры эфирда чыгыш ясау бәхете тиде, җиңү алай мөһим түгел”, - диде Данил.

Искәртеп үтик, тамашаның бу сезонына Данил Буранов өченче тапкырдан эләкте.

Данил укучы вакытында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең «Конферанс» номинациясендә җиңгән. Шулай ук ул Россия театр сәнгате институтын тәмамлаган, Григорий Лепс продюсер үзәге артисты.

«Татар-информ»


шоу «Голос» певец из Зеленодольска

Нет комментариев