Яшел Үзәннең иң яшь балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе
Яшәеш

Яшел Үзәннең иң яшь балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе

Яшел Үзәндә әле 2016нчы елда гына ачылган “Гөлбакча” балалар бакчасы инде икенче тапкыр бәләкәчләрен олы тормыш юлына – мәктәпкә озатты.

Мөселман һәм татар гаиләләрендә тәрбияләнүче сабыйлар өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Татар, рус теле белән беррәттән гарәп, инглиз теле дә укытыла, балалар белән логопед та шөгыльләнә. Ә иң мөһиме бәләкәчләр нәни чактан ук әхлак, әдәп, дини тәрбия нигезләренә төшенеп үсә. 
Узган ел “Гөлбакча” белән 4 бала гына хушлашса, быел 7 малай-кыз тәрбияче апаларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, әти-әниләре алдында өйрәнгән сәләтләрен дә күрсәтте. Балаларга изге теләкләрен район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да җиткерде. Ә иганәче Әнвәр Миңнуллин бүләк итеп букчалар тапшырды. Хәерле сәгатьтә!


Автор фотолары.


Нет комментариев