Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне һәм серголыларны котлыйлар

Хөрмәтле  яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле серголылар! “ПОЗиС” (POZIS) акционерлык җәмгыятенең күпсанлы  коллективы исеменнән сезне дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз.

Вакытлары һәм  вакыйгалары төрле булса да, бу ике датаның философиясе бер. Беренче очракта – дүрт йөз биш  ел элек – халкыбыз тулысынча берләшеп, Мәскәүне чит ил басып алучыларыннан  азат итү өчен күтәрелде. Кытай-шәһәрне штурмлау башында торган Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский халыкны берләштерү нәтиҗәсендә  гысъянчылыкны юкка чыгарды һәм илебез тарихында мәңгегә  чын ватанпәрвәрләр булып  калды.

Ә чирек гасыр элек,  татарстанлылар өчен тарихи  референдумнан соң,  республикабыз парламенты төбәкнең төп законы  - Татарстан Конституциясен  кабул итте. 

POZIS Ватаныбызның  патриотик  традицияләрен  - олысын да, кечесен дә хөрмәт итә. Завод Россия һәм Татарстан муллыгы өчен булган көндәлек намуслы хезмәте белән җәмгыятебезнең югары идеалларына тугрылыгын  күрсәтә. Сәясәттә һәм икътисадтагы шөбһәле хәлләр барыбызны да тагын бер кат  уйларга мәҗбүр итә: бары тик бердәм булганда гына   җиңүгә,  муллыкка, тынычлыкка ирешеп була.

Бердәмлек һәм татулык – планнарны тормышка ашыруның һәм динамик үсешнең, шулай ук иминлегебезнең нигезе. Ә Татарстан Конституциясе гражданнар иреге һәм хокукының, җәмгыятьтә социаль-сәяси тотрыклылыкның, хакимияытнең барлык звеноларының көйле һәм нәтиҗәле эшенә  ышанычлы гарант булды һәм шулай булып калачак та. Һәм бу законга ярашлы да, чөнки республика Конституциясе халыкара һәм илебез закончалыгындагы иң яхшыны үзенә туплаган, демократиянең  иң югары стандартларына  җавап бирә.

Кадерле  дуслар! Сезгә  һәм якыннарыгызга чын күңелебездән нык сәламәтлек, олы бәхет, муллык, Россия һәм Татарстанның чәчәк атуы өчен булган хезмәтегездә зур уңышлар телибез.

 

Радик Хәсәнов,

«ПОЗиС» (POZIS) акционерлык җәмгыятенең генераль директоры,

Константин Антипов,

беренчел профсоюз оешмасы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: