Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне дәүләт бәйрәмнәре белән котлыйлар

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”  акционерлык җәмгыятенең күп санлы коллективы исеменнән  чын күңелебездән дәүләт бәйрәмнәре -  Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституция көне белән котлыйбыз!

Халыклар бердәмлеге көне – тамырлары белән  гасырларга барып тоташа, тарихыбызның аерым битләрен тәшкил итә, Ватаныбызга мәхәббәтебезне, халыклар бердәмлеген һәм татулыгын  чагылдыра, Россия дәүләтчелеген  ныгыткан һәм илебез иреген  саклап калган бабаларыбыз батырлыгын  искә төшерергә  сәбәп булып тора.

Бүген без бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап , аларны  хөрмәт итеп, тату һәм бердәм гаилә булып күп милләтле илдә яшибез.

Халыклар бердәмлеген көненнән соң Татарстан Конституциясе көнен билгеләү дә символик мәгънәгә ия. Бу бәйрәм республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гражданлык җаваплылыгы  символы булып тора. “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятенең  күп меңләгән коллективы  көндәлек хезмәте белән күп милләтле берлек, тынычлык, дин ара татулык хөкем сөргән уникаль район буларак Татарстанның  данын яклый, илебезнең оборона куәтен ныгыта.

 

Хөрмәтле дуслар! Чын күңелебездән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, муллык, туган төбәгебезнең  һәм гомумән алганда илебезнең бәрәкәтле тормышы өчен куйган хезмәтегездә  уңышлар телибез.

Ренат Мистахов,

“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятенең  генераль директоры,

Михаил Подгорнов,

беренчел профсоюз оешмасы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: