Чапаев урамындагы ике катлы йорт фатирларының берсендә җиһазга ут капкан.
Яшел Үзәндә ике катлы йорт фатирларының берсендә ут белән саксыз эш итү аркасында ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.
Кичә кич Чапаев урамындагы ике катлы йорт фатирларының берсендә янгын чыккан. Фатирның өч квадрат метр мәйданында җиһаз янган.
Янгынны сүндергәндә, 55 яшьлек ир-ат мәете табылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында килеп чыккан.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Нет комментариев