Яшел Үзәндә кайнана килененең башын банка белән яра язган
Яшәеш

Яшел Үзәндә кайнана килененең башын банка белән яра язган

Хәзер ул зат суд карарын үтәү белән мәшгуль.

Яшел Үзәндә килененең башына металл банка ыргыткан 36 яшьлек хатын-кызга хәзер кылган гамәле өчен йөз тапкыр үкенергә туры килмәгәе.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин аңлатуынча, агымдагы елның җәендә ике хатын-кыз арасында  ызгыш чыга. Берсе икенчесенә банка ыргытуын сизмичә дә кала. Киленнең башы тишелмәсә дә, зыян барыбер килә. Нәтиҗәдә алар судлашып бетә.  Ә суд гаепләнүчене 180 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрү турында карар чыгара.


Зеленодольская городская прокуратура за умышленное причинение вреда здоровью бросила металлическую банку

Нет комментариев