Яшел Үзәндә Гает намазы ничәдә башлана?
Яшәеш

Яшел Үзәндә Гает намазы ничәдә башлана?

15 июньдә Гает намазы шәһәрнең – өч, ә районның барча мәчетләрендә дә укылачак.

Башта, ягъни иртәнге сәгать 2дә иртәнге намаз укылачак. Аннан соң бәйрәмгә багышланган вәгазьләр сөйләнә, Коръән укыла.
Төп намаз – Гает намазы 3 сәгать 30 минутта башлана. Ул 3 сәгать 50 минутларга кадәр дәвам итәчәк.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, республика районнарында Гает намазы югарыда әйтелгән вакытта уздырылса, Казанда аны махсус иртәнге 7 сәгатькә күчергәннәр. Димәк, мәчеткә барып Гает намазын укып кайтучылар башкала намазын да күрә алачак.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Гает намазын иман йортлары – мәчетләргә барып укуның савабы зур. Шуңа күрә бу көнне мәчетләргә иртәнге намазга кадәр үк барып җитәргә тырышыгыз. Урыныгыз түрдән булыр.


Дин Рамазан ае ураза месяц Рамадан гает намазы Великий праздник мусульман

Нет комментариев