Яшел Үзән укучылары "Сәламәт хәрәкәт" Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Шәһәрнең Н.Алтынов исемендәге 15нче мәктәп укучылары, физик культура укытучысы Оксана Солдаткина җитәкчелегендә, "Сәламәт хәрәкәт" Бөтенроссия конкурсында беренче урынга лаек булды.
Яшел Үзән балаларын Мәскәүгә спорт фестивалендә катнашу өчен чакырдылар. Дарья Манькина, Нияз Хәмидуллин, Даниил Измайлов, Артем Алексеев, Артем Солдаткин Россия башкаласында булдылар, анда аларга тантаналы шартларда лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев