Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» директоры котлый!

Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашларыбыз!

Бу көннәрдә илебез җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтә. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 73 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 73 ел буена да, 100 ел буена да мәңге онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек! Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне жәлләмичә, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт сезгә!
Кызганыч, бүген исән калган ветераннарыбызның да саны көннән-көн сирәгәя бара. Шуңа да сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кайгыртучанлык күрсәтү – җәмгыятьнең төп максаты.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәгез! Җиребездә беркайчан да сугыш утлары кабынмасын, туплар тавышы яңгырамасын!

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән» сөт эшкәртү  комбинаты» акционерлык җәмгыятенеңгенераль директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗМК