Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе эшеннән китте
Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин үз постыннан китеп, башка эшкә күчте.
Элек аны “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясенә урнашуы турында билгеле иде. Әмма аңа башка эш тәкъдим иткәннәр һәм ул үз карарын үзгәрткән. Бу хакта район Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов җиткерде.
Әлеге вазифада кем булыр, конкурс иртәгә тәмамлана һәм район депутатлары сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе постына претендентлар игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев