Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте,  рухи көч өсти
Яшәеш

Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти

Яшел Үзәндә Бөек Җиңү тантанасын 7 майда ук бәйрәм итә башладылар.

Менә инде дүртенче тапкыр “Авангард” стадионында “Җырчы май”  фестивале уздырыла. Фестивальдә ветераннар каршында 20хор, шәһәр мәктәпләренең 743 укучысы имтихан тотты  –   Бөек ватан сугышына багышланган һәм башка хәрби  җырларны  тантанага килгән халыкка, шул исәптән ветераннарга да бүләк итте. ИҢ яхшы хор дип 3нче гимназия хоры аталды.

9 айда исә Яшел Үзән халкы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын традиция буенча шатлыклы күз яшьләре белән бәйрәм итте.

Кызганыч, ветераннар саны көннән-көн сирәгәя. Быел Яшел Үзән халкы  Җиңү көне Шатлыгын 70 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм 1578 тыл ветераны белән уртаклашты.

Илсөя завилейская фотолары.


Зеленодольск Великая Отечественная война вечная память парад 9 мая день Победы вечный огонь возложение цветов бесмертный полк герои ветераны

Нет комментариев