Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков "Тур де Ски" ярышларында икенче урын яулады
Яшәеш

Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков "Тур де Ски" ярышларында икенче урын яулады

Бүген күпкөнлек ярышларның төп җиңүчесе ачыклана.

Бүген – 7 гыйнварда чаңгыда узышу буенча “Тур де Ски” күпкөнлек ярышларының төп җиңүчесе ачыклана. Чаңгычылар 9 чакрым озынлыктагы тауга менүдә көч сынаша.

Кичә чаңгычылар Италиядә (Валь-ди-Фьемме) “Тур де Ски”да масс-стартта җиңүчене ачыклады. Классик ысул белән 15 чакрым арага узышта Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Казахстан спортчысы Алексей Полтораниннан 0,4 секундка гына калышып финишка икенче булып килде. Өченче урында – Канада чаңгычысы Алекс Харви. Ул җиңүчедән 0,9 секундка артта калды.

Хәлиткеч узышлар ир-егетләр арасында бүген 16.30 сәгатьтә башлана. Андрей Ларьков гомуми беренчелектә 12 нче урында бара. Ул лидердан – Швейцария чаңгычысы Дарио Колоньядан 3:04.7 минутка калыша.

Ярышлар 30 декабрьдә старт алган иде дип яза «Татар-информ».


Тур де Ски Зеленодольский лыжник Андрей Ларьков

Нет комментариев