Яшел Үзән активисты  ТР президенты белән очрашты 
Яшәеш

Яшел Үзән активисты  ТР президенты белән очрашты 

Казанда “Татнефть  Аренда” боз сараенда республика чыршысы бәйрәме  узды һәм анда 7 меңнән артык  бала  чакырулы иде.

Чарада ТР Президенты  Рөстәм Миңнеханов катнашты.  Бәйрәм тантанасы башлангычы ул республикабызның барлык почмакларыннан җыелган  сәләтле балалар белән очрашты.  

Очрашуда  Яшел Үзән шәһәренең 16нчы татар мәктәбендә  укучы Тимерхан Шәйхетдинов Президентка үзенең ел дәвамында ирешкән уңышлары  турында сөйләде. Узган ел Татарстанда балалар хәрәкәте турында ишетү дә Рөстәм Миңнеханов өчен кызыклы булды.


Нет комментариев